Соңгы вакытта үзләрен медицина учреждениеләре хезмәткәрләре дип таныштырып шалтыратучылар саны артты. Бигрәк тә мошенниклар өлкән яшьтәге кешеләргә еш шалтырата һәм бушлай дарулар алырга хокуклары барлыгын хәбәр итә. Даруларны алу өчен алардан шәхси мәгълүматларын әйтүне сорыйлар.
Шулай ук «поликлиникадан» дип шалтыратулар да ешайды. Аерым алганда, флюорография тикшерүе узу мәсьәләсе буенча 1нче поликлиника хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, шәхси мәгълүматларны сораган очраклар бар.
Истегездә калдырыгыз һәм якыннарыгызга да аңлатыгыз:
- Поликлиника хезмәткәрләре беркайчан да парольләрне, СМС аша килгән кодларны, банк картасы номерларын һәм паспорт мәгълүматларын сорамый.
- Бушлай дарулар алу мөмкинлеге турында дәвалаучы табиб шәхси кабул итү вакытында хәбәр итә.
- Флюорографиягә һәм башка тикшеренүләргә язылу өчен телефон аша шәхси мәгълүматларны раслау таләп ителми.
- Зинһар, уяу булыгыз! Мошенникларның тозагына эләкмәгез. Шикле шалтыратулар булганда, үз поликлиникагызга рәсми телефон номеры аша мөстәкыйль рәвештә шалтыратып, мәгълүматны ачыклагыз.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
ЗЦРБ
Нет комментариев