Казанда булган ике янгынның да сәбәбе — электр челтәрен куллану кагыйдәләрен бозу һәм аның җайланмаларындагы төзексезлекләр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә хәбәр иткәннәр.
Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан башкаласында Журналистлар һәм Поперечно-Ноксинская урамнарындагы складларда янгын чыккан иде. Беренче очракта ут җылыткыч материаллар сакланган бер катлы склад бинасын камап алган. Янгын 11:35 сәгатьтә сүндерелгән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Озак та үтми, Дәрвишләр бистәсендәге складта янгын чыгуы турында хәбәр иттеләр. Утны өч сәгатьтән соң гына сүндерә алганнар. Янгынның гомуми мәйданы 4 мең квадрат метр тәшкил иткән. Югары температура тәэсирендә җиде җиңел автомобиль өлешчә зыян күргән. Янгын нәтиҗәләрен тулысынча бетерү эшләре бүген иртән генә тәмамланган.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә билгеләп үтүләренчә, складларда сакланган материаллар аркасында ут бик тиз таралган. Беренче очракта җылыткыч материаллар составында тиз янып китүчән һәм янгын куркынычы булган матдәләр булган. Икенче складта резин һәм полипропилен эшләнмәләре сакланган. Алар янганда күп күләмдә җылылык һәм куе, агулы кара төтен бүлеп чыгара. Бу исә янгынны сүндерүне катлауландыра һәм корылмаларның җимерелү куркынычын арттыра.
Татар-информ
Нет комментариев