Сафиуллиннар гаиләсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сафиуллиннар гаиләсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә

Махсус хәрби операция башланган беренче көннәрдән үк Норлатның «Өмет» волонтёрлар штабы белән бергә булган Җәүдәт һәм Рүзилә Сафиуллиннар бүген дә солдатларга ярдәм итүгә үз өлешләрен кертә. Алар өчен бу – гади генә ярдәм түгел, ә күңел кушуы.

«Без бу эшне күңел тынычлыгы өчен башкарабыз. Волонтёрлар штабына барып, кулдан килгәнчә ярдәм итеп кайткач, күңелгә ниндидер җиңеллек иңә. Калган эшләр, Аллаһка шөкер, җырлап кына бара», – диләр Сафиуллиннар.

Чыннан да, кайчак кешенең күңеленә тынычлык иңдерү өчен күп нәрсә кирәкми. Берәүгә ярдәм итү, кемнеңдер хәленә керү, ерактагы солдатларга үз җылыңны җиткерү дә җитә.

Җәүдәт һәм Рүзилә өчен волонтёрлык – нәкъ менә шундый йөрәк эше.

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина


Нет комментариев