12 ноябрьдә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә
#кирәклекиңәшләр

12 ноябрьдә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә

2026 елның девизы – «Россия – сыйфат билгеле ил». Шул уңайдан Роспотребнадзор цифрлы маркировка мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә.

Ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. Быел ул 12 ноябрьгә туры килә. Бу көнне товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты һәм иминлеге турында җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен төрле чаралар, халыкара форумнар уздырыла. Сыйфат төшенчәсе безнең тормыш белән тыгыз бәйле: ул әйләнә-тирә мохитне саклау, физик сәламәтлек һәм кешенең психологик комфортын да үз эченә ала.

Роспотребнадзор территориаль органнары 2026 елның 2 – 12 ноябрь көннәрендә цифрлы маркировка буенча «кайнар линия» үткәрә. Белгечләр «Честный ЗНАК» маркировка системасын аңларга һәм сыйфатсыз товар очрагында кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатырга ярдәм итәчәк.

Зеленодольск филиалының консультация пункты телефоны: (84371) 57263. Мөрәҗәгатьләр эш көннәрендә 8.00 – 12.00 һәм 13.00 – 16.45 сәгатьләрендә кабул ителә. Шулай ук Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәге тәүлек буе 8 (800) 555-49-43 телефоны буенча (шалтырату бушлай) рус һәм инглиз телләрендә ярдәм күрсәтә.

  • Сыйфатлы товар ничек сайларга?
  • Көндәлек тормышта без һәрвакыт сыйфатлы, сәламәтлек өчен имин товарлар сатып алырга телибез. Әмма азык-төлек булмаган товарлар сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Фото: реадакция архивыннан

Беренчедән, сатучы турында тулы мәгълүмат булуы мөһим: оешманың исеме, адресы, эш режимы күрсәтелгән булырга тиеш. «Исемсез» сәүдә нокталарында еш кына сыйфатсыз, хәтта сәламәтлек өчен куркыныч товарлар сатыла.

Икенчедән, сатучы сезгә товарның төп куллану үзлекләре, бәясе, гарантия срогы, имин куллану кагыйдәләре, әзерләүче турында мәгълүмат бирергә тиеш. Бу мәгълүматны упаковкада, ярлыкта, этикеткада яки товарга кушымта ителгән техник документларда табарга мөмкин. Әгәр сатучы бу мәгълүматны бирергә кыенсына яки баш тарта икән, товар сыйфатсыз булырга мөмкин – аны сатып алмагыз.

Әгәр товар кулланылган булса яки анда җитешсезлек бетерелгән булса, бу хакта сезгә язмача да хәбәр ителергә – алар чекта, этикеткада яки ярлыкта күрсәтелергә тиеш.

Үз хокукларыгызны якларга тырышыгыз! Сыйфатлы сатып алулар сезгә!


Нет комментариев