Без юлыбызны Түбән баштагы чишмәгә таба дәвам иттек. Чишмә юлы ярыйсы гына чабылган.
– Моның өчен без Рифкаткә рәхмәтлебез, – диде Рәмзия. – Бу аның вазифасына керә.
Чишмә юлында көчкә алмаларын күтәреп утырган бер алмагачка игътибар иттем. Хәзер дә күз алдында тора шул алмалар. Ни өчендер авыз итеп карамадым.
Юлыбызда йозак эленгән йортлар да шактый очрады. Әби-бабайлары мәрхүм булган, егет-кызлары инде авылга юлны оныткан хуҗалыклар аша да үттек. Алар чишмә юлын кое юлы, диләр, коега төшәбез, дип сөйләшәләр. Ни өчен кое икәне төшеп җиткәч аңлашылды. Чишмә чыга торган җиргә кое ясап куйганнар да, суны коедан ала торган булганнар икән, бабайлар заманыннан ук калган бу хәлләр.
Мин дә, коедан тустаган белән су алып, савытыма тутырдым.
– Түбән баш кое диеп йөртәбез без моны. Суыбыз бик тәмле, кайнатмыйча да эчәбез, – диде безне озатып йөргән Рәмзия. – Һавасы чиста, сулап та бетереп булмый бит, – дип тә өстәп куйды.
Аннан тагын сүзен дәвам итеп:
– Кыш көне карлы чишмә юлын чистартып йөреп булмый. Һәрберебез ишек алдында 20 метрлы скважина казыттык. Чишмәләребез Петьял елгасына ага. Ул елга Уразлы авылы янәшәсеннән дә агып үтә. Ә бездә чишмәләр күп: Салкын чишмә; моннан ерак түгел Безнең кое диеп йөргән чишмә дә бар; Югары башта Коечишмәсе бар. Анысына ремонт кирәк, – диде.
Кое-чишмәсе каралмаган түгел, каралган, матур нарат бүрәнәләр белән йорт формасында эшләнеп куелган, түбәсе яңа калай белән ябылган. Бер рәхмәтле бәндәсе күреп, бу Коечишмәне кулланырлык итеп чистартып, тазартып җибәрсә, яхшы булыр иде, дидем мин.

Борынгы елларда авылда шактый кеше яшәгән, үзләренең мәчетләре, мәктәпләре булган. Тирә-юньгә данлыклы Кирпеч заводы, Шырпы заводы эшләгән. Алар хәтта күрше республиканы да тәэмин итеп торган. Шырпы күкертенең составын сер итеп саклаганнар, кызыксынучыларга да әйтмәгәннәр.
Вакытлар узу белән, эш урыннары бетеп, авыл халкы шәһәрләргә күчә башлый. Бер-бер артлы мәктәп, клуб, кибет ябыла, яңа юллар салынмый, газ юк... Шулай итеп, авыл бетеп бара…
– Кышка авылда өч гаилә калабыз: мин, Рифкат әнисе белән, Югары башта Илдус гаиләсе белән яши. Барысы 5 кешегә җыелабыз. Ә бит сугыш вакытында авылда 65 хуҗалык булган, миллионер колхоз «Фрунзе» исемен йөрткән. Авыл урамнарын Олы Яке авылында яшәүче Илгиз Шәрифҗанов килеп чабып китә. Илдус абыйга да бик рәхмәтлебез. Авылның зиратын, юлларны да карап торучы ул. Авыл халкын гына түгел, тирә-юньне бал белән дә тәэмин итә әле, – диде Рәмзия.
Балын безнең белән дә бүлешмәсме икән дигән булып, аңа да кагылып үтәргә булдык. Ләкин, аерган балы беткән булып чыкты. Хатыны: «Август аенда килегез», – дип, кабат кунакка чакырып калды.
Рәмзия, юл буенда үскән бөтнекләрне җыеп:
– Бөтнекнең чәчәк атканы йөткергәннән бик тә файдалы, тәмле исләр чыгарып кайтсын әле, – диде дә машинаның арткы утыргычына куйды.
Үзе:
– Гөрләп торган авыл иде. Хәзерге көндә менә безгә калды, – дип сөйләнде моңсу гына.
Ул, һәр йорт янына тукталып, анда кемнәр яшәгәнлеген хәтереннән яңартып чыкты. Әлфия апа белән Габдрахман абыйларны да искә алдык, Әлфия абыстайны, Вагыйз абыйларның йортларын карап үттек.
Хәбибрахман абый белән Фәгыйлә апа йорты да буш тора: үзләре юк, балалары читкә китеп беткән. Быел балалары (Хәлим, Хәмит, Нәбиулла) кайтмаган булса кирәк, капка төпләре чабылмаган, адәмнән биек төрледән-төрле үләннәр баскан.
Укытучы Кәүсәрия апа йортына да сәламнәр биреп үттек. Ул бүгенге көндә кызлары янында Яшел Үзәндә яши икән.
Без искә алган хатирәләр һәркемгә, мәрхүм булсалар, дога булып барсын, исәннәр исән-имин яшәсен. Амин!
«Бу хуҗалыкны бүгенге көндә сатып алдылар, дача итеп тоталар», дигән сүзләрне дә шактый ишеттем.
Үтәнгеш халкы һәр аткан таңга рәхмәтле булып яши бирә. Алар Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Барый кызы Фәйзуллинаның ел әйләнәсе юлларны каратып торуына бик рәхмәтле.

Уразлы авылыннан кибет белән килеп йөрүче Гөлнурны, аның ире Рафаэльне еш искә алдылар.
«Атнага бер тапкыр, чакырсак, ике тапкыр да килеп китәргә мөмкиннәр. Һәрберебез кирәкле әйберләрне алдан заказ бирәбез дә алып киләләр. Бик рәхмәтле без аларга, бик тырыш, уңган, булган гаилә», – дип мактадылар үзләрен.
Авылның бер йортында «Продтовары» дигән тактаны күреп, күңелем тагын бер тетрәнеп куйды. Кибет ябылганга ничә еллар үткән, ә аның әлегә кадәр язуы да уңмаган…

Авыл халкы газетадан да өзелми икән.
– Язылабыз. «Яшел Үзән», «Ватаным Татарстан», «Ирек мәйданы», «Язмыш кочагында», «Ясминә» һәм башкаларны укыйбыз. Күрше-күлән белән укыган язмалар турында фикер алышабыз. Вакытлы матбугатны безгә атнага бер тапкыр Уразлыда яшәүче Дилбәр белән Харис гаиләсе алып килә. Безнең күз алдында ике уллары Инсаф белән Булат үсеп җитте. Бик игелекле матур гаиләгә олы рәхмәтләр яусын инде, – диде Рәмзия.
Авыл халкы җәе буе урманга гөмбә, җиләк җыярга йөри икән. Без сөйләшеп торган арада да Фәрит абый, гөмбәгә диеп, Югары башка таба менеп китте.
Үтәнгештә ел әйләнәсе яшәүче гаиләләр авыр салкын-карлы кышкы көннәрне бер-берсенә ярдәмләшеп үткәрә. Кышын авыл бик тынып кала: кар баса, җил исә, өй түбәләре ак карга төренә, ә төннәрен йолдызлар бик якын кебек күренә. Бу тынлык авылга үзенең тылсымын өсти.

Җәй җиткәч, Үтәнгеш яңадан терелә. Авылга дачниклар җан өрә, балалар, оныклар кайта. Аларга бикле йортлар тирәсендәге урманга әйләнеп баручы агачларда оя корып, балалар чыгарган кошлар тавышы кушыла.
Авылга кайткан һәркем, чишмәдән су алып, бакчасында эшләп, табигатьнең матурлыгына хозурланып, үзләренең күңелләрен үзләре күтәрәләр. Җәй көннәрендә авыл яшеллеккә, чәчәккә күмелә, һавасы тагын да сафлана.
Шулай итеп, Үтәнгеш – ике тормыш арасындагы бер авыл: кышын тыныч һәм салкын торса, җәйләрен нурлы һәм җылы була. Аның чишмәләре, урманнары борынгы тарихи авылның рухын саклый.
Кешеләр аның турында сөйләгәндә, күңелләрендә ниндидер моңсулык сизелә, авылның киләчәген дә күрергә тели алар. Күпме көтәргә тиеш Үтәнгеш авылы халкы?
Сәяхәтемнән кайтып, бу авылның тарихы белән чын-чынлап кызыксына башлагач, «Ватаным Татарстан» газетасының 2002 елгы санында «Ничек яшисең, авыл?» сәхифәсендә тәкъдим ителгән «Оныттылар» дигән мәкаләгә юлыктым.
Сугыш елларында шушы авылда яшәгән бер ир-егет (инде олы яшьтәге кеше) язган аны:
«...Сугыш елларында Үтәнгеш авылы үзе бер колхоз булды. Хәзер авылда безнең заманда гөрләп торган ындыр табаклары, көлтә киптерә торган әвен базлары, картлар җыелышып киңәшә торган идарә йорты да калмаган, урам тып-тын, арткы урам бөтенләй юк. ...Үтәнгеш авылының таркалуына юл кую гафу итәрлек нәрсә түгел. Күрше авыл басуы аша Помары-Уренгой газ магистрале уза. Газ кертү кыен түгел, янәшә авылларда күптән бар», – дигән.
Үтәнгештә яшәүчеләр «Авылның бетүенә нәрсә сәбәп булды?» дигән сорауга:
– Авылда яшәү өчен газ, ут, юл кирәк. Шулар булса, яшьләр авылдан китмәс. Киткәннәре дә кире кайтачак. Киткән һәр кеше авылын сагынып яши. Үтәнгеш авылы халкы түземле, аларның әби-бабайлары, әти-әниләре дә, кызлары, киленнәре дә көтә, һаман көтә... – дип җавап бирделәр.
Авыл – йөрәкнең иң нечкә почмагы, безнең башлангыч нокта, тамырларыбыз, йөрәк җылыбыз... Ул – балачакның алтын бизәге, әнинең җылы куллары, иртәнге таң нурында чык төшкән үләннәргә басып йөрү, салкын чишмәдән су эчү, болын чәчәкләренең хуш исе…
Шул табигатьнең тынлыгында үскән һәрбер йөрәк мәңгегә авылга бәйләнгән булып кала. Без, аны ташлап, читләрдә яшәсәк тә, ул безнең күңелдә мәңге яши. Һәрбер китеп барган кешенең күңелендә авылның бер кисәге саклана.
Авылны онытып булмый, аны сагынып кына яшәргә була!!!
Роза ХӘМИДУЛЛИНАГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,Мулла Иле авылы кызы,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Нет комментариев