Игътибар! Газны сүндерәләр!
Яшәеш

Игътибар! Газны сүндерәләр!

«Зеленодольскгаз» ЭПУ хәбәр иткәнчә, планлы ремонт эшләренә бәйле рәвештә 5 июльдән 6 июльгә кадәр (04:00 –12:00 сәгатьләрдә) түбәндә китерелгән торак пунктларда газ белән тәэмин итү туктатылачак:

  • Осиново 
  • Яңа Тура
  • Воронино
  • Ремплер
  • Ореховка
  • Дубровка
  • Октябрь
  • Грузинский
  • Яңа Чуваш
  • Үрнәк
  • Новопольский
  • Красницкий

Ремонт эшләре башланыр алдыннан газ җиһазларында урнаштырылган краннарны ябарга, газ приборларын кабат эшләтеп җибәргәндә, бинаны җилләтергә, төтеннең булу/булмавын тикшерергә кирәк.

Фатирда газ исе таралса, кичекмәстән газ приборларын сүндерергә, краннарны ябарга, бинаны җилләтергә һәм ашыгыч хезмәт телефоннарына шалтыратырга кирәк: 04, 104 яки 112 (мобиль телефоннан).


Нет комментариев