Иделдә фаҗига: Яшел Үзән районында ир-ат белән бала су астына киткән
Беренче мәгълүматлар буенча, 2026 елның 12 июнь кичендә Октябрьский бистәсе җирлегенә кергән «Щурячий» бакчачылык ширкәтендә (СНТ), Идел елгасы култыгында 4 яшьлек бала һәм аны коткарырга тырышкан ир-ат баткан.
Бу урын коену өчен җиһазландырылмаган булган.
Вакыйганы ачыклау өчен һәлакәт урынына Яшел Үзән шәһәре прокуроры Дмитрий Ерпелев килгән.
Әлеге факт буенча башлангыч тикшерү органнары тарафыннан «саксызлык аркасында үлемгә китерү» статьясы буенча (РФ Җинаять кодексының 109нчы статьясы, 1нче өлеше) җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре шәһәр прокуратурасы контроленә алынды.
Татарстан прокуратурасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев