Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яз – чәчәкләре белән, ә көз – гөмбәләре белән

Быел уңыш бакчаларыбызда гына түгел, табигать кочагында да ишелеп уңды, шөкер.

Инде бакча мәшәкатьләре бетү чигендә, урманга яки башка үзегез белгән урынга барып, гөмбә дә җыярга вакыт табып була.

Гөреҗдә (груздь) бик күп, Тукайча әйтсәк, күз ачып йомганчы, һич тә ялгансыз, бер чиләкне тутырып була. Бу процессны күрсәткән кыска гына видео роликны газетабызның социаль челтәрләренә дә «элгән» идек.
Әлбәттә, бу гөмбәне әзерләве бераз мәшәкатьлерәк, икешәр тәүлек дәвамында суын алмаштыра-алмаштыра җебетергә, чистартырга кирәк, аннан соң гына тозларга әзер була. Шулай озак суда аны, гөреҗдәдә булган кирәкмәгән матдәләр чыксын өчен тоталар. Дөрес әзерләгәндә ул бик тә файдалы. Бу гөмбә аксымга байлыгы буенча итне дә уздыра.
Туклыклы һәм итләч әлеге гөмбәдә аксымнан кала углеводлар, минерал матдәләр һәм витаминнар да бар. Протеин микъдары да югары – 100 грамм кипкән матдәдә 33 грамм тәшкил итә. Пешкән гөмбәне диетик туклануда ит яки балык урынына кулланып була.
Үз төрләре арасында уникаль саналган гөреҗдәдә Д витаминының актив формасы, мондый сыйфатта ул бары тик хайваннардан алынган продуктларда гына була. Әлеге мөһим элемент остеопорозны кисәтү өчен кирәк, тире һәм чәчләрнең сәламәт торышына ярдәм итә, кальций һәм фосфорның балансына, үзләштерелүенә йогынты ясый.
Нинди генә файдалы булуына карамастан, гөмбәдән әзерләнгән ризык ларны ашказаны асты бизе, бавыр һәм үт куыгы эшчәнлегендә тайпылышлар булганнарга аз күләмдә, сирәк һәм бик сак кулланырга киңәш итәләр. Гөмбәне, шулай ук, җиде яшькәчә балаларга да ашатмаска кушалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев