Яшел Үзәннең Свободная урамында 43 яшьлек хатын-кызга эт ташланган
Яшәеш

Яшел Үзәннең Свободная урамында 43 яшьлек хатын-кызга эт ташланган

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 997 чакыру килгән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Шуларның 569ы – шәһәрдән, 428е районнан булган. 383 кешене госпитализацияләгәннәр: 242се – шәһәрдән, 141е – районнан.

М.Красная урамында танышы корсагына пычак кадаган 43 яшьлек ир янына чакыру алынган. Аны медиклар хирургия бүлегенә китергән.

Төзүчеләр проспектында кыйналып, баш мие селкенгән 36 яшьлек хатын-кызга ярдәм таләп ителгән. Зыян күрүчене травматология бүлегенә китергәннәр.

Свободная урамында эт тешләгән 43 яшьлек хатын-кызга ярдәм күрсәткәннәр. Аны травматологиягә алып килгәннәр.

Фрунзе урамында төтен чыккан фатирда кома хәлендә булган 48 яшьлек ир янына чакыру алынган. Аны терапия бүлегенә китергәннәр.


Нет комментариев