Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел Үзәннең «Радуга» балалар бакчасында ГТО сынаулары узды

Кечкенә чемпионнар – зур уңышларга юл тота!

Яшел Үзәннең 18нче «Радуга» балалар бакчасында ГТО сынаулары күңелле спорт бәйрәменә әверелде. Балалар йөгерде, урыннан сикерде, җитезлекләрен һәм көчләрен сынады.

Кечкенәләр спорт белән танышып кына калмады, сәламәт яшәү рәвешенә дә беренче адымнарын ясады. Бәлки, нәкъ менә алар киләчәктә ГТОның алтын билгеләре ияләре булыр!

Балалар бакчасы җитәкчелегенә һәм тәрбиячеләренә җылы каршы алулары өчен, ә нәни спортчыларга күтәренке кәефләре һәм тырышлыклары өчен рәхмәт!

ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе — Марат Халитов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев