Яшел Үзәннең «Каенлык» паркында «Иван Купала» славян мәдәнияте фестивале узачак
Яшәеш

Яшел Үзәннең «Каенлык» паркында «Иван Купала» славян мәдәнияте фестивале узачак

5 июльдә Яшел Үзәннең «Каенлык» паркында җәйнең иң якты һәм матур бәйрәмнәренең берсе - «Иван Купала» славян мәдәнияте фестивале була.

5 июльдә Яшел Үзәннең «Каенлык» паркында җәйнең иң якты һәм матур бәйрәмнәренең берсе - «Иван Купала» славян мәдәнияте фестивале булачак.

Кунаклар арасында Беларусь, Украина, Казахстан һәм Татарстан халыклары ассамблеясенә керә торган башка илләр вәкилләренең килүе көтелә. Төп сәхнәдә Беларусь республикасыннан "Песняр"лар ВИА, Россиянең "Pole" төркеме, Татарстанның иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Чара көннең икенче яртысында 15.00 сәгатьтә узачак.Кунаклар борынгы славян гореф-гадәтләре атмосферасына чумачак: биредә такыялар үрәчәкләр, багучылар булачак һәм борынгы коену йолалары үтәләчәк. Шулай ук һөнәрчеләр ярминкәсе, мастер-класслар, гастроурамнар эшләячәк, фестивальдә катнашучылар өчен бүләкләр уйнату, ут тамашасы һәм башкалар планлаштырыла.

Бәйрәм «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында узачак: leto2025.tatar

ЯҮМР матбугат хезмәте

 


Нет комментариев