Яшел Үзәннең «Игелек йортында» җылы очрашу узды
Яшел Үзәндә узган ел «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында өлкәннәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен 120 урынлык «Игелек йорты» төзелеп файдалануга тапшырылган иде. Бүген биредә тормыш кайный, һәр көн яңа чаралар, очрашулар һәм файдалы шөгыльләр белән үрелеп бара.
Учреждениедә яшәүчеләр үзләрен чын мәгънәсендә гаиләдә кебек хис итсеннәр өчен барлык шартлар да тудырылган. Монда мастер-класслар, сәламәт яшәү рәвеше буенча дәресләр, кул эшләре түгәрәкләре үткәрелә, тәмле ризыклар пешерү серләренә өйрәтәләр. Һәркем үзенә ошаган шөгыль таба ала: кемдер чигү чигә, кемдер бәйли, ә кемдер җыр-моңга тартыла.
Күптән түгел «Яшел Үзән» журналистлары да «Игелек йорты»нда яшәүчеләр белән түгәрәк өстәл артында аралашып кайтты. Очрашуның төп максаты — онытыла барган милли йолаларыбызны искә төшерү, татар теленә мәхәббәт уяту, рухи бәйләнешләрне ныгыту иде.
Сөйләшү барышында без борынгы «Бәби чәе» йоласы турында фикер алыштык. Өлкәннәр яшьлек елларын искә төшерде, бу йола ничек үткәрелүен, нинди теләкләр теләнүен, нинди күчтәнәчләр алып барылуын җентекләп сөйләде. Аларның хатирәләре аша милли традицияләребез тагын бер кат җанланды.
Очрашу милли ризык – чәк-чәк әзерләү белән дәвам итте. Өлкәннәр камыр басу, аны дөрес итеп ваклап кисү һәм бал белән кушу серләрен уртаклашты. Соңыннан чәй табынына җыелдык.
Аралашу барышында татар телендә бер-беребезне сәламләү, матур сүзләр әйтү күнекмәләрен дә яңарттык. Өлкәннәрнең һәркайсы ачык күңелле, ихлас һәм безнең килүебезгә чиксез шат иде. Аларның күзләрендә кызыксыну һәм рәхмәт чаткылары күренде.
Мондый очрашулар күңелләрне якынайта, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыта. «Игелек йорты»нда яшәүчеләр өчен дә, безнең өчен дә бу көн җылы истәлек булып сакланыр. Милли традицияләребезне барлау, телебезне саклау һәм хөрмәт итү – уртак бурычыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев