Яшел Үзәннән Республика кан тапшыру үзәгенә донорлар төркеме юл алды
Бу инде 10нчы тапкыр оештырылган изге акция — даими ярдәм, җаваплылык һәм мохтаҗларга карата чын күңелдән кайгыртучанлык билгесе.
Акциядә шәһәрнең эре предприятиеләре хезмәткәрләре, «Беренчеләр» хәрәкәте вәкилләре һәм актив гражданнар катнашты.
Әлеге игелекле эш «Боевое Братство» оешмасының Зеленодольск бүлекчәсе, «СВОих не бросаем» иҗтимагый хәрәкәте, Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты һәм М.Горький исемендәге завод ярдәме белән, волонтер Роза Хәмит кызы Миңгазова координациясендә оештырылды.
Донорларга, оештыручыларга һәм ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәт! Сезнең игелегегез һәм ярдәмегез кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә.
Без бергә — көчле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев