Яшел Үзәннән «Ледокол» хоккей командасында шөгыльләнүче егетләребез Кытайда узган турнирда катнашты
Яшел Үзәннән «Ледокол» хоккей командасында шөгыльләнүче егетләребез Кәрим Гыйсмәтуллин һәм Хәсән Сәлахов Кытайда узган турнирда катнашып, «GORBAN TEAM ACADEMY» командасы өчен көч сынаштылар.
Аларның осталыгын, тырышлыгын күреп, Евгений Евгеньевич Горбань егетләргә әлеге турнирда катнашу мөмкинлеге тәкъдим итте.
Яшел Үзән егетләренең Пекиндагы уңышлары белән без чын күңелдән горурланабыз! Сезгә киләчәктә дә иң көчле командалар составында уйнап, зур җиңүләргә ирешергә язсын!
Егетләрне сбор вакытында башка илгә җибәреп, аларга ышаныч күрсәткәннәре өчен «Ледокол» хоккей командасы тренеры Егор Илдус улы Рәхимуллинга аерым рәхмәт белдерәбез.
Алга, егетләр! Яңа җиңүләр һәм уңышлар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев