Яшел үзәнлене канализация люклары капкачларын урлаган өчен хөкем итәчәкләр
Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы 21 яшьлек яшел үзәнлегә карата гаепләү карарын раслады.
Аны тугыз канализация люгы капкачы урлауда гаеплиләр, дип хәбәр итә ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Тикшерү версиясе буенча, 12 июль төнендә егет яшерен рәвештә шәһәрнең Чапаев һәм Фрунзе урамнарындагы канализация һәм суүткәргеч люкларыннан 9 чуен капкачны урлаган. Нәтиҗәдә 46 мең сумнан артык зыян китерелә.
Тиздән җинаять эшен мировой судья караячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев