Яшел Үзәнгә эш визиты: министр белән депутат социаль учреждениеләрне тикшерде һәм халык белән аралашты
Эльмира Зарипова һәм Рәсим Баксиков «Дом заботы» төзелешенең барышын бәяләде, «Гнездышко» приютында булды һәм гражданнарны кабул итте.
Яшел Үзәнгә эш визиты белән ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия Герое Рәсим Баксиков килде. Кунакларны район башлыгы Михаил Афанасьев каршы алды.
«Дом заботы»: өлкәннәр һәм инвалидлар өчен яңа интернат
Төзелеп килүче «Дом заботы» социаль учреждениесе – булачак өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына бару – визит программасының беренче пункты булды. Ул 120 кешегә исәпләнгән. Аны узган елның көзеннән төзи башладылар. Быел ул «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль программасына кереп, өстәмә финансланды. Һәр көнне объектта 90 эшче хезмәт куя. Урында гына ятучылар – торып йөри алмаучылар өчен махсус бүлмәләр, медицина һәм психология кабинетлары, актлар залы һәм үз китапханәсе бар.

– Бу объект район өчен бик мөһим. Монда аеруча ярдәмгә мохтаҗлар өчен уңайлы шартлар тудырылачак, — диде Эльмира Зарипова. – Кешеләр тизрәк ярдәм ала алсын өчен, без эш срокларын һәм сыйфатын тикшереп торабыз.
Рәсим Баксиков, мондый проектларның социаль өлкәне яхшырту буенча системалы эшнең бер өлеше, дип өстәде:

– Өлкән буын һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту – безнең беренче чираттагы бурычларның берсе. Монда яшәү урыны гына түгел, ә үзеңне өеңдәге кебек хис итүең мөһим.
Бүгенге интернат – ул санузеллы заманча ике урынлы бүлмәләр. «Дом заботы» пандуслар, лифтлар белән җиһазландырылачак. Барлык палаталар да «акыллы»: яктылык һәм электроприборлар белән караваттан тормыйча, тавыш командасы ярдәмендә идарә итәргә мөмкин булачак.
Урын бик дөрес сайланган, янәшәдә психоневрологик диспансер урнашкан, бу шулай ук Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының ведомство буйсынуындагы оешма. Тирә-якта урман, транспорт якында гына. Мондагы кешеләргә уңайлы, җайлы һәм куркынычсыз булыр дип ышанам, – дип шәрехли шәһәр мэры Михаил Афанасьев.
«Гнездышко»га визит: авыр хәлдә калган балаларга ярдәм
Аннары делегация балалар һәм яшүсмерләр өчен «Гнездышко» социаль приютына юнәлде, анда тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр белән аралашты.
– Без педагогларның бу балалар өчен никадәр күп эшләгәннәрен күрдек, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Зарипова. — Әмма хәл итүне таләп итә торган мәсьәләләр дә бар. Мәсәлән, матди базаны ныгыту. Без моның өстендә эшләячәкбез.
Приют директоры Нина Павлова кунакларга тәрбияләнүчеләрнең казанышлары турында сөйләде:

– Безнең балалар конкурсларда катнаша, иҗат белән шөгыльләнә. Приютта аларның икътисади фикерләвен үстерә торган уен бар: без үзләрен яхшы тотулары, дәрестә биремнәрне үтәүләре өчен күбәләкләр өләшәбез, ә аннары аларны бүләкләргә алыштырырга мөмкин. (Бу уенны кунаклар һәм шәһәр җитәкчелеге югары бәяләде. Автор искәрмәсе).
Мәшгульлек үзәге һәм гражданнарны кабул итү
Район мәшгульлек үзәгендә булганнан соң, Эльмира Зарипова Яшел Үзән хакимиятендә гражданнарны кабул итте. Халык социаль ярдәм, ташламалар һәм эшкә урнашу буенча сораулар белән килгән иде.
— Мондый очрашулар кешеләрне турыдан-туры ишетү өчен мөһим, – дип ассызыклады министр. – Сорауларның бер өлешен оператив хәл итәрбез, икенчеләрен контрольгә алырбыз.
Район башлыгы Михаил Афанасьев кунакларга визитлары өчен рәхмәт белдерде:
.jpg)
– Сезнең бәя һәм тәкъдимнәр безгә социаль өлкәдә тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итәчәк, – диде ул.
Визит күрсәткәнчә, Яшел Үзәндә халыкның ярдәмгә мохтаҗ төркемнәренә ярдәм итү буенча актив эш алып барыла, әмма проблемалы моментлар да кала. Республика хакимияте аларны хәл итүдә булышырга вәгъдә итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев