Яшел Үзәндә туристлар өчен консультация пункты эшли
25 майдан 7 июньгә кадәр Татарстан Республикасында «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ белгечләре һәм консультация үзәкләре «кайнар линия» кысаларында турист хезмәтләрен кулланучыларның хокукларын яклау буенча тематик консультацияләр үткәрә.
Фото: ясалма интеллект
Халыкка тәүлек әйләнәсе мөрәҗәгать итү өчен Бердәм консультация үзәге эшли. Телефон: 8 800 555 49 43 (бушлай). Бу хезмәт атнаның һәр көнендә эшли. Әлеге үзәкләр һәм пунктлар турында мәгълүмат Роспотребнадзор идарәләренең Россия Федерациясе субъектларындагы рәсми сайтларында урнаштырылган.
Яшел үзәнлеләр «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пунктына (84371) 57263 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.
Гаризалар эш көннәрендә 8.00-12.00 һәм 13.00-16.45 сәгатьләр арасында кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев