Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Шатунов истәлегенә концерт булачак, анда ВИА «Волга-Волга» төркеме чыгыш ясаячак

Якшәмбе, 18 сентябрьдә, Яшел Үзән музыка театры каршындагы мәйданда, Юрий Шатунов иҗатына багышланган ике сәгатьлек бушлай концерт булачак.

Бу хакта җырчы Альбина Кармышева хәбәр итте, ул шулай ук истәлекле чарада катнашачак.

Сәхнәгә Казан һәм Татарстан артистлары – Динар Батрутдинов, Игорь Дмитриев, Айрат Фазылҗанов, Ленар Габдуллин, Илнур Сәидов, Денис Орлов, Элеонора Минһаҗева, Диана Кравченко һәм башка артистлар чыгачак.

Хедлайнер-«Волга-Волга» төркеме. Музыкантлар Шатуновның «Седая ночь» һәм «Белые розы»хитларына үз ремейкаларын башкарачак. Шулай ук шәһәр халкын һәм кунакларны флешмоблар, биюләр һәм интерактивлар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев