Яшел Үзәндә олы яшьтәге хатын-кызның корсагына пычак кадаганнар
21 – 27 июльдә эчке эшләр бүлегендә 31 җинаять теркәлгән.
Шуларның 26сы – шәһәрдә, 5есе районда булган. 6 җинаять ачылган. 5есе – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 һөҗүм ясау, 18 урлау, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак теркәлгән.
Татарстан урамында яшәүче 59 яшьлек ир, исерек хәлдә булып, ызгыш чыгарып, 59 яшьлек хатын-кызның корсагына пычак кадаган. Нәтиҗәдә, зыян күрүчене район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегенә госпитализацияләгәннәр.
Тукай урамында өч билгесез зат 40 яшьлек ир фатирына үтеп кереп, гайка ачкычы белән кыйнаган һәм аның банк карталарын, документларын, телефонын талап алып чыгып киткән. Моны Березовка бистәсендә яшәүче – 18 яшьлек, Казанда яшәүче 29 һәм 27 яшьлек ирләр кылган. Әлегә берсе генә тоткарланган.
Яшел Үзәндә яшәүче 65 яшьлек ирне билгесез затлар, инвестицияләр юлы белән өстәмә акча эшләү тәкъдиме ясап, алдаганнар һәм аның 251000 сум акчасын урлаганнар.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев