Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшьләр һәм балалар өчен мөмкинлекләр арта

Яшел Үзән районында татар телендә белем алуга ихтыяҗ елдан-ел арта. Соңгы өч елда төп дәүләт имтиханын тапшырганда туган телне мөстәкыйль рәвештә сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны 13 тапкырга артты.

Фото: Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»

2025 елда татар теле буенча уртача балл 4,87 тәшкил итте (ТР буенча — 4,61), бу республика күрсәткеченнән югарырак. Бу хакта район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте.

– Узган елның декабрендә без Марат Готович Әхмәтов белән берлектә республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка 6 яшьтән 17 яшькә кадәр өзлексез белем бирү циклы булган 500 урынлык яңа татар мәктәбе һәм татар прогимназиясе төзүне хуплау үтенече белән мөрәҗәгать иттек. Рәис карары уңай булды, һәм быел без проектлау эшләренә, ә бәлки төзелеш эшләренә дә керешәчәкбез. Яңа мәктәп 60 мең кеше яшәүче Мирный микрорайонында барлыкка киләчәк, – диде башлык.

Гомумән алганда, соңгы елларда «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныклап ныгытуга ирешелде. 2025 елда гына да 6 мәгариф объекты ремонтланды. Быел тагын 5 мәктәпне, шул исәптән федераль проект кысаларында, төзекләндерәчәкләр.

Яшел Үзән медицина көллиятенең уку корпусында ремонт эшләре башланды, Суднолар төзү көллиятендә ремонт дәвам итә. Шулай ук республика Рәисе тарафыннан механика көллияте өчен яңа уку корпусы һәм тулай торак, шулай ук Суднолар төзү көллияте өчен тулай торак төзелеше хупланды. 

Шулай ук Колотов исемендәге стадионны реконструкцияләү өстенлекле максатларның берсе. Хәзер проекты экспертизада. Шәһәрдә тагын бер бассейн төзү, 14нче лицейга өстәмә корпус салу кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев