Яшел Үзәндә БДИда 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларына 100 мең сум түләнәчәк
Яшәеш

Яшел Үзәндә БДИда 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларына 100 мең сум түләнәчәк

Яшел Үзәндә Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларына 100 мең сум түләнәчәк.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бу хакта шәһәр мэры Михаил Афанасьев хәбәр итте. Әлеге яңа бүләкләү чарасы быелдан гамәлгә кертелә. Муниципалитеттан биреләчәк акчалата бүләк укучыларны югары нәтиҗәләргә дәртләндерү максатын күздә тота.


Нет комментариев