Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә аквариум юганда хатын-кызны ток суккан

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 993 чакыру килгән.

Шуларның 534е – шәһәрдән, 291е районнан булган. 379 кешене госпитализацияләгәннәр: 276сы – шәһәрдән, 103е – районнан.

Яңа Тураның сәнәгать зонасы территориясендә 47 яшьлек ирнең аягы кысылып, сынган. Аны медиклар травматологиягә китергән.

Столичная урамында кулбашын эт тешләгән 3 яшьлек бала янына чакыру алынган. Аны балалар поликлиникасына китергәннәр.

Васильевоның Рабочая урамында, билгесез зат ботына пычак кадаган 59 яшьлек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүче госпитализациядән баш тарткан.

Мәскәү урамында аквариум юганда ток суккан 60 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны район үзәк дәваханәсенең кардиология бүлегенә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев