Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә 75 яшьлек хатын-кызны курьер аша ярты миллион сумга алдаганнар

25 – 31 майда эчке эшләр бүлегендә 18 җинаять теркәлгән.

Фото: редакция архивыннан

Шуларның 14е – шәһәрдә, 4есе районда булган. 9 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 тапкыр алдан уйлап кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 талау, 13 урлау, 2 мошенниклык теркәлгән.

Осиново спорт комплексы янында 32 яшьлек иргә билгесез әйбер белән 23 тапкыр сугып, авыр тән җәрәхәтләре ясаганнар. Моның буенча зыян күрүченең элек хөкемдә булган 32 яшьлек танышы шик астына алынган.

Норлатның Садовая урамында ике ир арасында ызгыш чыгу нәтиҗәсендә, беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 36 яшьлек яшел үзәнле 57 яшьлек ирне кыйнаган.

28-30 май көннәрендә билгесез зат, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының исәпләү-касса үзәгендә акчаны теркәү үткәрү сылтавы белән, Яшел Үзәндә яшәүче 75 яшьлек хатын-кызның 505800 сум күләмендәге акчасына ия булган. Бөтен сумманы зыян күрүче Казан шәһәрендә курьерга үзе илтеп тапшырган.

Билгесез зат, «Вьетнам стар»да товар өчен куар код ярдәмендә түләп, беркайда да эшләмәүче 40 яшьлек ирнең ВТБ банк картасыннан 107165,54 сум күләмендә акчасын урлап алган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев