Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 50 кг карбыз урлаганнар

Эчке эшләр бүлегендә 37 җинаять теркәлгән.

Шуларның 29ы – шәһәрдә, 8е районда булган. 7 очрак ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 талау, 20 урлау, 15 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 җинаять теркәлгән.

Королев урамындагы кибет директоры хәбәр итүенчә, 23 яшьлек яшел үзәнле аннан шашлык, сыр урлап тотылган. Сәүдә ноктасына 13558,32 сумлык зыян китерелгән.

Фрунзе урамындагы йорт яныннан билгесез затлар шәхси эшмәкәрнең 50 кг карбыз салынган арбасын урлап алып киткән.

Гагарин урамындагы кибетнең сәүдә залыннан 2789 сумлык товар урланган. Моның буенча 22 яшьлек казанлы шик астына алынган.

Наркоконтроль хезмәткәрләре Комаров урамында, элек хөкемдә булган 47 яшьлек яшел үзәнледә наркотик матдә табып алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев