Яшел Үзәндә 2 яшьлек бала өстенә кайнар су түккән
Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенә 893 чакыру килгән.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Шуларның 545е – шәһәрдә, 348е районда булган. 397 кешене госпитализацияләгәннәр: шәһәрдән – 245, районнан – 152.
Ленин урамында кайнар су түгелеп 1-2нче стадиядә пешүләр алган 2 яшьлек бала янына чакыру алынган. Аны медиклар реанимация бүлегенә китергән.
Заикин урамында, полиция бүлеге янында, ботына пычак кадалган 16 яшьлек яшүсмергә медицина ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене травматология бүлегенә китергәннәр.
Комаров урамында билгесез кешеләр кыйнаган, баш мие җәрәхәтләнгән 31 яшьлек исерек иргә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.
Чапаев урамында 4 метр биеклектәге өй түбәсеннән егылып төшеп, бот сөяген сындырган 61 яшьлек иргә ярдәм таләп ителгән. Зыян күрүчене травматологиягә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев