Яшел Үзән ТКХ департаментына яңа җитәкче билгеләнде
Яшел Үзән районына Торак-коммуналь хуҗалык департаментының яңа җитәкчесе билгеләнде.
Бу вазифаны Садриев Ленар Ринат улы биләде.
Ленар Садриев – энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә 14 елдан артык тәҗрибәсе булган белгеч. Аның һөнәри юлы җитештерүдә башланган, аннары берничә ел ул челтәр компаниясендә эшләгән, анда энергетика тармагында җитди практик тәҗрибә алган.
2023 елдан 2026 елга кадәр Ленар Ринатович «Норлат МПП ТКХ» МУП җитәкләгән. Бу вакыт эчендә үзен коммуналь инфраструктураны үстерүгә һәм предприятиенең тотрыклы эшен тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итәргә сәләтле грамоталы җитәкче буларак танытты. Аның ике югары белеме бар, шул исәптән профильле – электр челтәрләре һәм системалар өлкәсендә.
Алда – коммуналь өлкәне модернизацияләү һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү белән бәйле җитди бурычлар тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев