Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән сессиясендә – үсеш нәтиҗәләре һәм язгы өмә бурычлары

Район Советы утырышында төзелеш, инфраструктура үсеше һәм территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләре каралды.

Илсөя Садыйкова фотолары, «ЯҮ»

Яшел Үзәннең Мәдәни үсеш үзәгендә Зеленодольск районы һәм шәһәре Советының бишенче чакырылыш сессиясе узды. Һәм ул традиция буенча күңелле мизгелдән – бүләкләү тантанасыннан башланды. Үз һөнәрендә уңышларга ирешкән райондашларыбыз төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Алар арасында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Лилия Баһаветдинова (рәсемдә) да бар. Ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Көн тәртибенең төп мәсьәләсе – Зеленодольск районы Башкарма комитеты эшчәнлеге нәтиҗәләре иде. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе Зөлфәт Хәбибуллин чыгыш ясады.

– Яшел Үзән районы республикада социаль-икътисади үсеш рейтингында 17нче урында тора. Узган елда торак төзелеше буенча план тулысынча үтәлде. Юлларны яңарту, йортларны капиталь ремонтлау, республика программаларын гамәлгә ашыру буенча да күләмле эшләр башкарылды, – дип билгеләп үтте ул.

Дәүләт торак фонды тарафыннан 577 фатирлы дүрт йорт төзелеше тәмамланган. 2026 елга Яшел Үзәннең Декабристлар урамында 120 фатирлы ике йорт төзү планлаштырыла. Шулай ук Осиново, Васильево һәм Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге территориясендә торак төзелеше буенча эш алып барыла.

Район башлыгы Михаил Афанасьев үз чыгышында район һәм шәһәр тормышының мөһим нокталарына тукталды. Районда узган ел 11 су баш­нясы алыштырылды. Бу бик күләмле эш һәм зур сан. Халкыбызны өзлексез су белән тәэмин итү – яшәешебезнең нигезе. Бу уңайдан башлык Норлат торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Ленар Садриевның эшен югары бәяләде. Шулай ук, көн үзәгендә торган мәсьәлә – 1 апрельдән башланачак район һәм шәһәрне санитар чистарту буенча икеайлык өмә. Бу чорда коммуналь хезмәтләрнең эшен тагын да көчәйтергә кирәк.

Якын көннәрдә башланачак санитар чистарту икеайлыгы турында да искәртеп үтәм. 1 апрельдән Зеленодольск районында территорияләрне тәртипкә китерү эшләре башланачак. Бу чорда предприятие, оешма һәм учреждение коллективлары, идарәче компанияләр шәһәр һәм авылларда чистарту эшләренә кушылачак. Өмәләрне вакытында төгәлләргә кирәк.

Яз җитү белән кар астыннан чыккан чүп-чар шәһәребезнең чисталыгына карата мөнәсәбәтебезне ачык күрсәтә. Урамнарда тәмәке төпчекләреннән алып, ташланган аяк киемнәренә кадәр очрый. Кайчак уйлап куясың: яшәгән җиребезне кадерләргә без кайчан өйрәнербез икән? Әмма бер нәрсә ачык – тирә-юнебезне өмәләрсез тәртипкә китереп булмый. Шуңа күрә, 1 ап­рельдән башланачак санитар чистарту икеайлыгында һәркемнең катнашуы мөһим. Чөнки шәһәребезнең чисталыгы да, матурлыгы да – безнең кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев