Яшел Үзән шәһәренең 4нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә ГТО спорт фестивале узды
Яшәеш

Яшел Үзән шәһәренең 4нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә ГТО спорт фестивале узды

Укучылар йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә, тартылу һәм кулларны бөгеп-турайтуда үз көчләрен сынадылар.

Иң мөһиме — һәр сынауны күтәренке кәеф һәм бер-береңә ярдәм белән уздылар! 

Бу көн спорт кына түгел, ә дуслык, көчле рух һәм үз-үзеңне җиңү бәйрәме булды. Һәр катнашучы — җиңүче!

Барлык укучыларга, укытучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт! Яңа уңышлар һәм спорт җиңүләре телибез!

ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов


Нет комментариев