Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районында яңа сәүдә һәм ял итү урыннары барлыкка килергә мөмкин

Яшел Үзәннең шәһәр төзелеше советы утырышында район инфраструктурасын үстерүгә кагылышлы яңа проектлар каралды.

Мирный микрорайонында заманча фуд-корт булдыру тәкъдим ителде, ә Айшә авылында кибетләрне, сезонлы ярминкәләр мәйданын һәм ял зоналарын берләштергән зур сәүдә үзәге төзү күздә тотыла.

Шулай ук Колхоз базары территориясен яңарту проекты тәкъдим ителде. Автовокзал тукталышы янындагы сәүдә рәтләре өстендәге навес тулысынча үзгәртеләчәк: заманча дизайн, киңрәк җәяүлеләр зонасы һәм уңайлырак инфраструктура барлыкка киләчәк.

Проектларны архитекторлар һәм белгечләр тикшерде. Төп таләпләрнең берсе – биналар шәһәр мохитенә туры килергә, яшелләндерү, тротуарлар һәм уңайлы җәмәгать киңлекләре белән тәэмин ителергә тиеш.

Барлык тәкъдимнәр дә эшкәртеләчәк, кайберләре белгечләрнең искәрмәләрен исәпкә алып камилләштерү өчен кире җибәрелде.

Михаил Афанасьевның МАХ каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев