Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районында балтырганга каршы көрәш дәвам итә

Бүген махсус комиссия районның берничә торак пунктында әлеге куркыныч үсемлекне юк итү эшләренең сыйфатын тикшерде. Муниципаль территорияләрдә балтырганны чабу республика субсидиясе хисабына башкарыла.

Шулай да белгечләр бу проблеманы коммуналь хезмәтләр көче белән генә хәл итеп булмаганын билгеләп үтә. Җәмәгать территорияләре балтырганнан чистартылган арада, үсемлек эшкәртелмәгән шәхси җир кишәрлекләрендә һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә таралуын дәвам итә.

Бигрәк тә сулыклар янында урнашкан торак пунктларда мәсьәлә кискен тора, чөнки балтырган анда аеруча актив үсә.

Җир кишәрлекләре хуҗаларына куркыныч үсемлекне вакытында юк итү зарурлыгы искәртелә. Киресенчә булган очракта административ җаваплылык чаралары каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев