Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең 7 ФАПы ремонттан соң ачылды
Фельдшерлык-акушерлык пунктлары Өтәк, Бузай, Рус һәм Татар Әҗәле, Өтәшкә, Түбән Урысбага һәм Кече Ачасыр авылларында үзгәртеп корылды.
Биналарда фасад, керү төркемнәре, түбәләр яңартылган, тәрәзәләр, җылыту системасы алыштырылган, эчке эшләр һәм үзгәртеп кору башкарылган, ФАПларның берсендә су белән тәэмин итү һәм юыну системасы, бәдрәф бүлмәсе җиһазландырылган.
Ремонт эшләрен башкаруга акчалар "Дәвалау һәм актив тормыш" илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бүлеп бирелде. Программа федераль һәм республика бюджетларыннан финанслана.
ЗЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев