Яшел Үзән полиция хезмәткәрләре наркотиклар сатуда шикләнелгән кешене тоткарлаган
Наркотикларга каршы!
Наркотикларның законсыз әйләнешен хокук сакчылары нык контрольдә тотса да, аларны ачыклау буенча даими профилактика эшләре алып барса да, Яшел Үзән шәһәре һәм районы урнашкан урыны һәм мөһим федераль юл магистральләре узу сәбәпле, наркотикларга бәйле вакыйгаларга бай булып кала.
Әледән-әле тыелган матдәләрне таратучыларны, кулланучыларны һәм төрле җинаятьчел элементларны тоткарлап торалар. Шушы көннәрдә генә булган бер вакыйганы искә төшереп узу кирәк.
Яшел Үзән районы буенча наркоконтроль хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары барышында элек хөкем ителгән 40 яшьлек яшел үзәнле йөртүендәге автомобильне шикләнеп туктата. Аның машинасын тикшергәндә порошок формасындагы матдә салынган ике полиэтилен пакет табыла. Экспертиза күрсәткәнчә, бу порошокларның гади генә булмаулары, ә «мефедрон» дип аталган наркотик матдә булуы ачыклана. Гомуми авырлыгы – 242 грамм. Болардан тыш, тикшерелгән машинадан полиэтилен пакетлар, изоленталар, электрон үлчәү һәм кәрәзле телефон да табып алына. Табылдыклар тоткарланучының наркотиклар таратуга бәйле булуын ачыктан-ачык күрсәтә. Әмма җәзаны тикшермичә генә биреп булмый.
Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр Кодексының 228.1нче маддәсенең 4нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча эш кузгаталар.
Зеленодольск шәһәр суды судьясы карары буенча наркокурьерның йортында тентү үткәрелә. Полиция хезмәткәрләре анда да сату өчен билгеләнгән гашиш (4,17 гр.), метадон (0,324 гр.), мефедрон (0,87 гр.) кебек матдәләр таба.
Фигурантны РФ Административ хокук бозулар Кодексының 6.9нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча административ җаваплылыкка тарталар. Бу кешегә карата кулга алу рәвешендә сак чарасы сайлана.
Бу ир, белә торып, үзенә-үзе чокыр казыган дип әйтми булмый. Тыелган матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр өчен җәзаларның җиңелен бирмиләр. Кануннар кысасына сыймаган гамәлләрдән ерак торырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев