Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән мәктәпләренә миллионнар бирелә

Яшел Үзән мәктәп­ләрендә пилотсыз авиация системаларын өйрәнү буенча махсус класслар барлыкка килде.

3нче гимназия, 1нче, 14нче, 18нче лицейлар һәм 4нче мәктәп РФ Мәгариф министрлыгы конкурсында җиңүче булды. Ул «Ватан пилотсыз авиация сис­темаларына ихтыяҗны стимуллаштыру» федераль проекты кысаларында узды.

«Пилотсыз авиация системалары» милли проекты Россия укучыларына яңа уку елы башыннан заманча пилотсыз авиасистемаларны өйрәнә башларга мөмкинлек бирәчәк. Мәктәп укучылары, түгәрәк эшчәнлеге кысаларында, пилотсыз аппаратларны уйлап табарга, ясарга, программалаштырырга һәм алар белән идарә итәргә өйрәнәчәк.

– Безнең респуб­ликада 1410 мәктәп бар, – дип шәрехли ЗМР мәгариф идарәсе башлыгы Рәисә Афанасьева. – Ә грантта нибары 18е генә җиңде. Шушы 18 мәктәпнең 5есе Яшел Үзәннеке. Бу бик яхшы нәтиҗә.

Һәр мәктәп җиһазлар сатып алу өчен 12 млн сум алачак. Шуны истә тотарга кирәк: теләсә нинди грант оту муниципалитет җитәкчелегенә ярдәм итүне күздә тота. Рәисә Вәлиевна сүзләренчә, бу грантларны мәктәпләр район башлыгы Михаил Афанась­ев ярдәме белән алган.

– Михаил Павлович милли проект гамәлгә ашырылачак сыйныфларда һәм спорт залларында ремонт эшләре алып баруда ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте, – дип йомгаклады Афанасьева.

18нче лицейда «Ватан пилотсыз авиация системаларына ихтыяҗны стимуллаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыруда теоретик дәресләр өчен сыйныф бүлмәсе әзерләнгән, анда балалар пилотсыз аппаратлар төзелешен өйрәнәчәк һәм аларны стимуляторларда идарә итү буенча күнекмәләр алачак. Практик дәресләр кабинеты квад­рокоптерлар ясау һәм ремонтлау өчен билгеләнгән.

– Проект үзе агымдагы елның беренче сентябреннән гамәлгә керәчәк, – дип билгеләп үтте Яна Кибец, М.В.Ломоносов исемендәге 18нче лицей директоры. – Моның өчен без 7, 8, 9нчы сыйныф балаларын җәлеп итәчәкбез. Дәресләр түгәрәк эшчәнлеге кысаларында оештырылачак һәм атнага берничә сәгать керәчәк. Укытучыларыбыз махсус белем һәм сертификатлар алды. Моннан тыш, без индустриаль партнерларыбызны җәлеп итәчәкбез.

Бүгенге көндә пилотсыз аппаратлар әйләнә-тирә мохитне һәм геологик процессларны тикшерү, авыл хуҗалыгында, төзелештә, иминлекне тәэмин итү һәм ил мәнфәгатьләрен яклау максатларында кулланыла. 18нче лицей укучылары дроннар белән идарә итәргә мәктәп спорт залында җиһазландырылган зур очу зонасында өйрәнәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев