Яшел Үзән гимнасты Россия яшьләренең VI җәйге Спартакиадасында 4 медаль яулады
Яшәеш

Яшел Үзән гимнасты Россия яшьләренең VI җәйге Спартакиадасында 4 медаль яулады

Спорт гимнастикасы буенча ярышлар Уфада узды, Татарстан командасы составында 1нче олимпия резервы мәктәбе укучысы, спорт мастерына кандидат Радмир Мусаев чыгыш ясады.

Яшүсмер ирекле күнегүләрдә «алтын», күптөрле ярышларда көмеш, команда зачетында ике «бронза» һәм терәк сикерүдә берьюлы дүрт медаль яулады.

Радмир Татарстан Республикасының атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Илгиз Хисамов һәм Валерия Дашевская җитәкчелегендә әзерләнә.

Безнекеләрне бел!
Котлыйбыз!

ЯҮМР матбугат хезмәте

 


Нет комментариев