Яшел Үзән биючеләре – «Созвездие – Йолдызлык» фестивале җиңүчесе
Яшәеш

Яшел Үзән биючеләре – «Созвездие – Йолдызлык» фестивале җиңүчесе

«Созвездие – Йолдызлык» телевизион эстрада сәнгате фестивале тәмамланды.

Ул Яшел Үзәннең иҗат дөньясында кайнап яшәүчеләр өчен дә уңышлы булды.

«ВЭД» халык хореография ансамбле (җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Гафарова) өченче ел рәттән Казандагы «Пирамида» концертлар залында узган гала-концертта чыгыш ясады. Быел коллектив фестивальдә лаеклы II урын яулады.

Ансамбльне һәм аның җитәкчесен чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!


Нет комментариев