Яшел Үзән адвокатын ришвәт алган өчен тоткарладылар
Зеленодольск адвокаты Эдуард Миңнегалиевне ришвәтчелектә арадашчы булуда шикләнеп тоткарлаганнар.
Тикшерү версиясе буенча, Миңнегалиев адвокат статусын алганчы ук бер җинаять эшен туктату өчен зур күләмдә ришвәттә арадашчы булып эш иткән. «Татар-информ»га билгеле булганча, ришвәт күләме – ярты миллион сумнан артык.
Якын арада Зеленодольск шәһәр суды аңа карар чыгарачак. Алдан мәгълүм булганча, Миңнегалиев җинаять эшендә үз гаебен танымый. Шулай ук Миңнегалиевның «Рыбак, Коган һәм партнерлар» адвокатлар коллегиясендә эшләве билгеле. Аларның сайтында ул әле дә эшләүче адвокат буларак күрсәтелә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев