Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яр Чаллы шәһәрендә танылган травматолог-ортопед Марсель Хәкимов вафат булды

Яр Чаллы шәһәренең БСМП травматолог-ортопеды Марсель Хәкимов вафат. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәкимов үзенең һөнәри юлын травматолог-ортопед булып башлый, бераз вакыттан соң травмпункт мөдире булып эшли. Аның пациентлары аны сизгерлеге һәм профессионализмы өчен бәялиләр, ә коллегалары – җаваплылыгы һәм тырышлыгы өчен хөрмәт итәләр.

Соңгы елларда Хәкимов махсус хәрби операциядә катнашучыларга медицина ярдәме күрсәткән, ә кайткач, бүләкләр һәм Чаллы мэры Наил Мәгдиевнең шәхси рәхмәте белән билгеләнгән.

«Марсель Илгир улының якыннары һәм туганнарының чын күңелдән кайгысын уртаклашабыз. Без аны искиткеч табиб, үз эшенең профессионалы һәм ачык күңелле, зур хәрефтән Якты Кеше буларак мәңге хәтерләячәкбез», – дип белдерә БСМП.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев