Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа закон

Хәбәрсез югалган булса хәрбиләрне һәлак булган дип таныячаклар

15 майда махсус хәрби операция вакытында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган гражданнарны тану процедураларын гадиләштерү турында закон үз көченә керәчәк.

Әгәр алты ай эчендә хәрби часть командиры яки башка вәкаләтле вазифаи зат кешенең табылуы турында мәгълүматны аның гаилә әгъзаларына тапшырмаса, гражданинны хәбәрсез югалган дип тану мөмкин булачак.


Әгәр кеше үз тормышына куркыныч янаган шартларда хәбәрсез югалган булса һәм мондый шартлар барлыкка килгәннән соң алты ай эчендә аның кайда булуы турында мәгълүмат булмаса, ул кызыксынучылар белдерүе буенча үлгән дип игълан ителергә мөмкин. Шулай ук, әгәр кешене югалган дип танысалар һәм бу карар законлы көченә кергәннән соң өч ай узса, ул үлгән дип танылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев