Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа «УАЗ» махсус хәрби операциягә юл тотты

Ярдәм янәшә Яшел Үзәндә яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрлечә ярдәм итәргә тырыша.

Әле кайчан гына василь­еволыларның окопларны тиз арада җылыта ала торган портатив мичләр ясап озатуы турында язган идек. Авыл җирләрендә дә яудагыларны ярдәмсез калдыр­мыйлар. Алар да ниләр генә эшләми дә, ниләр генә ясап җибәрми.

Һәм менә тагын бер зур, кирәкле бүләк. Бу юлы «УАЗ» автомобиле хәрби зонага юл тотты.

Монысы да яу кырында бик кирәкле транспорт чарасы. Бу автомобильне безнең сугышчыларга Яшел Үзәндә яшәүче Кудряшовлар гаиләсе – Валерий, аның кызы Ирина һәм улы Игорь сатып алырга һәм бүләк итәргә карар кыла. Аларның якташларына ничек тә булса ярдәм итәсе килә, читтә каласылары килми. Чөнки һәр ярдәмнең җиңүне якынайтуын, якташларыбызның хезмәтен җиңеләйтүен алар бик яхшы аңлый.

– Минем улым хәрби, без гаиләбез белән пат­риотлар һәм гомумән, бу тема безгә бик якын, – дип ассызыклый Валерий Дмитриевич.

Әлеге автомобиль ачкычын тапшыру тантанасына Кудряшовлар онык­лары белән килгән иде. Ә ачкыч тапшыру бурычы иң кече онык – Тихонга йөкләнгән. Ул аның хәтерендә гомергә сакланыр да. Ә ачкыч һәм машина туган шәһәренә ял итәргә кайткан, махсус хәрби операциянең беренче көненнән алгы сызыкта булган, Авдеевка юнәлешендә хезмәт итүче разведка начальнигы, «Зеленый» атлы сугышчыга тапшырылды.

Бу анда иң кирәкле машина, чөнки теләсә нинди урында да йөри, батмый. Егетләргә әйттем, бик шатландылар, – ди «Зеленый».

Шушы көннәрдә ул «үзенекеләр» янына китәчәк. Анда аны дүрт күз белән көтәләр. Көтәләр, чөнки машиналы килүен беләләр.

Искәртеп узабыз, махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм күрсәтү Яшел Үзән өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бердәмлек җиңүгә көч бирә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев