Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа мөмкинлекләр арта

POZIS лазер белән эретеп ябыштыруның инновацион аппаратын файдалануга тапшырды.

💥Яңа буын лазер белән эретеп ябыштыру аппараты төгәл үлчәмле югары сыйфатлы металл конструкцияләр алырга һәм технологик яктан катлаулы продукция җитештерүне шактый оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Яңа аппаратның төп өстенлеге – эретеп ябыштыру төгәллеге, ул классик технология белән чагыштырганда 2-4 тапкыр югарырак. Аның ярдәмендә тимер, алюминий, титан эретмәләре, бакыр һәм башка металлардан детальләр эретеп ябыштырырга мөмкин. Шул ук вакытта металл конструкция­ләрнең кырыйларын әзерләргә кирәкми.
 

⚡⚡POZIS компаниясе адым саен модернизация һәм техник коралландыру программаларын тормышка ашыра, яңа технологик дәрәҗәгә чыга, җитештерү күләмен һәм продукциянең куллану сыйфатларын арттыра. Яңа җиһазлар хезмәт җитештерүчәнлеген ике тапкыр үстерергә һәм башкаруның хезмәт таләпчәнлеген киметергә мөмкинлек бирәчәк, – дип ассызыклады «ПОЗиС» АҖ генераль директоры, Россия Машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Радик Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев