Ял көннәрендә Татарстанда +14 градуска кадәр җылыта
Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк.
Республикада явым-төшем һәм көчле җил көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.
Республикада җомгадан шимбәгә каршы төндә бераз яңгыр көтелә. Һава температурасы +1 дән +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк. 1 апрель көнне көндез явым-төшем ихтималы аз, синоптиклар секундына 15 метрга кадәр җил һәм +6...+11 градуска кадәр җылытачак дип вәгъдә итә.
2 апрельдә, якшәмбегә каршы төндә явым-төшем көтелми. Һава температурасы 0 дән +4 градуска кадәр булачак. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак, һава +9...+14 градуска кадәр җылыначак.
Дүшәмбе һәм сишәмбе, 3 һәм 4 апрельдә Татарстанда явым-төшем ихтималы аз. Төнге температура 0 дән +4 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез республика халкын +11...+16 градуска кадәр җылытачак.
Бу хакта: Интертат: иң популяр татар сайты яза
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев