“Җиңү волонтерлары” “Хәтер бакчасы” акциясе уздыра
Парк һәм скверларда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучылар истәлегенә агачлар утыртылачак.
Татарстанда "Җиңү волонтерлары" хәрәкәте активистлары "Хәтер бакчасы" акциясен уздырачак. Акция барышында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырту планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова “Балалар спорты” партия проектының республика иҗтимагый советы утырышында хәбәр итте.
"Хәтер һәм дан” елында "Хәтер бакчасы" акциясен барлык муниципалитетларда да уздыру планлаштырылган. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, без агачларны паркларда һәм скверларда утыртачакбыз. Яшьләр бу акциядә катнашсын иде”, - дип сөйләде Захматова.
Аның сүзләренә караганда, акция Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында үткәреләчәк.
Узган елның 21 гыйнварыннан 20 декабрьгә кадәр чорда Татарстанда “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте активистлары 1076 Бөек Ватан сугышы ветеранына ярдәм итте, дип өстәде Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары. Татарстанда 33 мең 216 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, аларның 1195е турыдан-туры сугышта катнашучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев