Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәркем Җирдә үз эзен калдыра

Яшел Үзәндә «Тарихта без эзлебез» дип исемләнгән нәсел шәҗәрәсе фестиваленең муниципаль этабы узды

Фестивальдә 6 гаилә: Олы Күлбаш авылыннан, туган авылны һәм гаилә традицияләрен саклаучы Исмәгыйлевлар, таҗик диаспорасы вәкилләре – Бобокалоновлар, Норлаттан күпмилләтле Латыйпов-Миңнуллиннар гаиләсе, 31нче «Чишмә» балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбибуллиннар гаиләсе, зур һәм иҗади гаилә – Нуруллиннар һәм Серго заводының Мельниковлар хезмәт династиясе катнашты.
Фестивальдә катнашучылар һәр биремгә иҗади якын килеп, үзләренең традицион ризыкларын, костюмнарын тәкъдим итте, нәсел шәҗәрәсе турында матур чыгышлар күрсәтте. Чара бик җылы һәм эмоциональ узды.

Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
I урын – Исмәгыйлевлар гаиләсе
II урын – Бобокалоновлар гаиләсе
III урын – Латыйпов­лар-Миңнуллиннар гаиләсе.


Кечкенә генә Күлбаш авылыннан фестивальдә 23 кеше катнашкан!
Җиңгән һәм әлеге матур чарада катнашкан һәр гаиләгә «афәрин» дибез һәм ихлас котлыйбыз! Сезнең Җирдә баскан эзегез нык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев