Горький исемендәге мәдәният үзәгендә коммерцияле булмаган оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр, яшьләр һәм бюджет өлкәсе вәкилләре өчен социаль проектлаштыру буенча семинар узды
Яшел Үзәнгә Казаннан спикерлар ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләр үзәге җитәкчесе Антон Дыганов һәм биология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының яшь галимнәр берлеге әгъзасы, Яшьләр үсеше проектына нигез салучы Антон Спиридонов килде.
Спикерлар грантка уңышлы заявка серләре, сметаны төзегәндә «су асты ташлары» белән уртаклаштылар, иң киң таралган хаталар һәм проект темасын дөрес сайлау турында сөйләделәр.
Семинарда 70тән артык кеше катнашты. Проектны грантка әзерләү буенча чаралар циклы ел дәвамында барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев