Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Газ шартлау нәтиҗәсендә җиде кеше зыян күргән, үлүчеләр дә бар

Беренче ярдәм күрсәтү өчен вакыйга урынында сигез ашыгыч ярдәм бригадасы җәлеп ителгән.

Стәрлетамакта икенче катта көнкүреш газы белән саксыз эш иткәндә шартлау яңгырый.

Һәлакәттә җиде кеше зыян күрә, шуларның икесе - балалар. Бер хатын-кыз үлгән, дип хәбәр иттеләр Стәрлетамак шәһәре хакимиятендә.

Һәлакәт урынында оператив штаб булдырылган, аны шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов җитәкли.

Шәһәрнең барлык ашыгыч хезмәтләре: авария-коткару хезмәтләре, өч берәмлек янгын сүндерү техникасы һәм өч берәмлек ашыгыч ярдәм урында эшли. 80 кеше йорттан эвакуацияләнгән.

Көнкүреш газы шартлау вакытында зыян күргән биш кеше Стәрлетамакның 1нче шәһәр дәваханәсенә озатылган.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәлне шәхси контрольгә алды.

Беренче ярдәм күрсәтү өчен вакыйга урынында сигез ашыгыч ярдәм бригадасы җәлеп ителгән.  Айрат Рәхмәтуллин кушуы буенча Республика пешү үзәгеннән табиб-комбустиологлар бригадасы оештырылган.

Торак йортта көнкүреш газы шартлау мизгеле домофон камерасының объективына эләккән. Видеода бер баланың подъездга керергә омтылуы күренә. Шул вакытта шартлау була. Шартлау дулкыны белән керү ишеге турыдан-туры кызга бәрелә, шулай ук ул сабый белән колясканы бәреп очыра...

Балаларның берсе хәзерге вакытта нейрохирургка консультациягә җибәрелгән, икенчесе табиблар тикшергәннән соң өенә кайтарылган, ул амбулатор рәвештә дәваланачак.

 


Фото: "администрация Стерлитамака"

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак: kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев