Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы апрель башында елгаларның боздан ачылуы турында кисәтте
Апрельнең беренче декадасында елгаларда бозның актив эрүе көтелә.
Фото: редакция архивыннан
Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә Россия МЧСының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова сөйләде.
«Татарстан Республикасы Гидрометцентры мәгълүматлары буенча, кече елгаларның боздан ачылуы апрельнең беренче декадасында, ягъни инде киләсе атнада бозның актив әрү һәм китү процесслары башланачак. Куйбышев сусаклагычының һәм кече елгаларның боздан ачылуы күпьеллык уртача даталар тирәсендә көтелә», – дип хәбәр итте Регина Гаязова.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев