Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Фри» бәрәңгесе утлы табага бастырган

Янган майны су сибеп сүндерү зур бәла чыгара

Янгыннарның зур дәрәҗәдә куркынычлыгы турында һәммәбез дә яхшы белә. Әмма тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Төзексез электр приборлары, мичләр, газ җиһазлары, саксыз тәмәке тартулар, ут белән саксыз эш итүләр бәла чыгарырга гына тора. Хәтта, табада кызган май янып китеп тә, фаҗигагә китерә ала.

Май януга килгәндә, Яшел Үзәндә булган соңгы очрак уйланырга мәҗбүр итәрлек. Бәла Фрунзе урамының 20нче йортындагы бер фатирда чыга. Биредә яшәүчеләр төнлә «фри» бәрәңгесе пешерергә, безнеңчә итеп әйт­кәндә, бәрәңге кыздырырга була. Әмма табада алар майны артык кыздырып җибәреп, ялгышлык эшли. Май яна башлый. Бу күренештән югалып калган хуҗалар аны сүндерергә дип суга тотына. Ә инде кызган табага су салуның нәрсә икәнен күп хуҗабикәләрнең кайчан да булса үзләрендә сынап караганы булгандыр дип беләм.

Минем, мәсәлән, үземнең янган түгел, ә кызган табага салкын су салып та чак пешми калганым, ә кайнар пыяла табаны чатнатканым булды булуын. Шуңа күрә, хәзер кызган май һәм су темасына сак карарга тырышам. Барысы да үзебездән, һәм грамоталы булуыбыздан тора.
Бу фатирда да ут шунда ук кухняда кирәк-ярак­ларга һәм җиһазларга күчә. Бөтен җир төтен белән тула. Бәхеткә, яшәүчеләр (дүрт кеше) үзләре зыян күргәнче фатирдан чыгып китәргә, ә янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитеп, утны сүндерергә өлгерә. Шулай да, 10 квадрат метр мәйданга шактый зыян килә. Әгәр дә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлсә, бәла чыкмас та иде. Әгәр дә..., әгәр дә шул...
Әлеге очрактан чыгып, без яна башлаган майны ничек дөрес сүндерергә кирәклеге турында Яшел Үзәннең 8нче янгын-коткару отрядының матбугат хезмәткәре Резидә Йосыповадан сорадык:

Плитәдә карау­чысыз калдырылган табадагы май берничә секунд эчендә янып китәргә мөмкин. Май башта җылына, аннан соң кайный башлый, аннары төтенли һәм янарга тотына. Күпчелек үсемлек майлары – 232°C та , ә терлек майлары (каз мае да) 191°C та төтенли башлый.


Ни өчен янган майны су белән сүндерергә ярамый?
Чөнки май судан җиңелрәк һәм суда эремәячәк. Ул шунда ук төпкә төшә, тиз кайнап чыгып, бик нык парга әйләнә, шуннан май бөтен якка чәчри, кухня буйлап ут тарала башлый. Мондый очракларда иң беренче эш итеп, плитәне сүндерергә, табаны тимер яисә силикон капкач белән капларга кирәк. Әмма пыяла гына булмасын, ул шартларга мөмкин. Гомумән, утны кул астындагы әйберләр белән, әйтик, күп итеп тоз, яисә гөл туфрагы, ком сибеп тә сүндерергә була. Иң мөһиме – кислород килүне туктату. Кислород булмаса, ут мөстәкыйль сүнәчәк.


Газета укучыларыбызга югарыда әйтелгән бәла-казалар килмәсен өчен берничә киңәш тә җиткерәбез
Май янган очракта нәрсә эшләргә ярамый:

▬ Утлы чүлмәкне яки табаны кулларыгыз белән плитә өстеннән алмагыз, аңа бөтенләй кагылмагыз. Сез, мөгаен, янган майның ялкынын гына тирә-якка таратырсыз.
▬ Утны су белән сүндерергә тырышмагыз (!), чүлмәкне яисә табаны тукыма белән капламагыз, хәтта дымлысы белән дә кирәкми.
▬ Утны кул астына пешерү өчен әзерләнгән он кебек ингредиентлар белән дә сүндермәгез. Ул содага охшаган булса да, реакциясе башкача төрле.
Югарыда әйтелгәннәрне практикада кулланмас өчен, өч төрле саклык чарасын күрегез:
◆ Плитәдә караусыз бернәрсә дә калдырмагыз.
◆ Калын материалдан ясалган табалардан һәм чүлмәкләрдән файдаланыгыз.
◆ Май температурасын күзәтү өчен кухня термомет­рын кулланыгыз.

PS: Әгәр ут кухня буйлап таралса, шунда ук өйдән гаилә әгъзаларының барысын да чыгарыгыз һәм янгын сүндерүчеләрне чакыр­тыгыз. Тормышыгызны куркыныч астына куймагыз!
 

Май белән пешүләр булганда беренче ярдәм:
Әгәр кайнар май тирегә эләксә, аны тиз арада салкын су белән юарга кирәк (15 °С тан ким түгел). Аннары пешкән урыннан киемне салдырырга кирәк.
Зыян салынган урынны суыт­каннан һәм киемнән азат иткәннән соң, аны стериль бинт яки азык пленкасы белән капларга һәм табиб чакыртырга.
Ярдәм күрсәтү
вакытында:
▬ зыян күргән урынга боз кую;
▬ ярадан ябышкан кием кисәкләрен алу тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев