Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Фри” бәрәңгесе пешерәм дип, фатирсыз калмагаең

Бүген төнлә Фрунзе урамындагы 20нче йортның бер фатирында янгын чыга.

Шаһитлар бу хакта янгын сүндерүчеләргә төнге берләр тирәсендә шалтыратып хәбәр итә. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр 5нче каттагы тәрәзәдән куе кара төтен чыкканын күреп ала.

Соңрак билгеле булганча, бишенче каттагы фатирларның берсендә кухня яна икән. Хуҗалар (дүрт кешедән торган гаилә) чыгып качарга өлгерә. Янгын сүндерүчеләр утны берничә минут эчендә сүндерә. Нәтиҗәдә, аш бүлмәсендә җиһазлар, шулай ук ишек төбендәге шкаф яна, фатирда диварлар төтен белән каплана. Янгынның гомуми мәйданы 10 кв. метр тәшкил итә. Әлеге хәлнең сәбәбе - газ җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

🍟Төн җиткәндә хуҗалар “фри” бәрәңгесе пешерергә була. Пешерү процессында, кыздырылган май яна башлый. Ут шунда ук кухня кирәк-яракларына һәм җиһазларга күчә. Хуҗалар янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерә алмый. Иң мөһиме - барысы да исән-сау.

Район буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге халыкка көнкүреш приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә. Сак булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны контрольдә тотыгыз!

 
Резидә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев