Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фирдус Тямаев: «Улым, сиңа срочно татар телендә сөйләшергә өйрәнергә кирәк»

Эстрадабызның танылган җырчысы Фирдүс Тямаев балаларының татар телен белмәүләренә борчыла.

Ул социаль челтәрләрендә улы Кәрим белән бу темага аралашкан видео урнаштырды.

"Улым, менә барысы да "Ни өчен Кәрим татарча сөйләшми?" дип яза. Шулай булгач, сиңа тиз арада татарча сөйләшергә өйрәнергә кирәк. Сиңа беләсеңме, нигә халык язылмый? Чөнки син татарча сөйләшмисең,  җырламыйсың. Өйрәнергә, улым. Син әтиеңнең ата патриот икәнен беләсеңме? Мин үземнең татар телемне яратам, хөрмәт итәм. Татарча җырлыйм. Татарлар турында нинди матур җыр җырладым" 

Алга таюба Фирдус Тямаев үзенең «Әй татарлар, татарлар, татарлар...» дигән җырыннан бер юл башкарды, ә Кәрим аны эләктереп алды, әмма җырның дәвамын белмәү сәбәпле, туктап калды.

"Менә, алга таба хәтерләмисең, чөнки татарча белмисең! Синең теләгең юк", - дип йомгаклады артист.

Тямаев үзе алып килгән вакытта татар телен өйрәнү кирәклеге турында мондый үгет-нәсихәтләрне тыңлау бик кызык.

«Сакал сакауны үчекли», – дип әйтәләрме әле...


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев