Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фин татары Дәниз Бәдретдин Финляндиянең НАТОга керүе уңаеннан фикерен белдерде

«Бу вазгыять кешеләрнең фикерләрен үзгәртте», – диде музыкант.

Финляндия татары, музыкант Дәниз Бәдретдин Финляндиянең НАТОга кабул ителүен әйтте.

«Фин халкы, гомумән алганда, шактый үзенчәлекле. Гадәттә, беркем белән дә оешмаларга кермәгән ил, Европа Берлегеннән гайре. Хәзерге вазгыять – Россия белән Украина арасындагы конфликт аркасында, күпчелек Финляндиянең НАТОга керүе яклы булды. Шуның өчен бу процесс башланды», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, киләчәктә Россия белән Финляндия арасында нинди мөнәсәбәтләр булачагы билгеле түгел. «Руслар һәм финнар бер-берсе белән яхшы аралаша, ләкин бу мәсьәләне тудыручы сәясәтчеләр аны аңламый. Чынлап та, бу конфликт кешеләрнең фикерләрен үзгәртте», – диде ул.

Төньяк Атлантик килешү оешмасы, НАТО, Төньяк-Атлантик Альянс – хәрби-сәяси оешма. 1949 елның 4 апрелендә АКШта барлыкка килә. Шул вакытта НАТОга АКШ, Канада, Исландия, Бөекбритания, Франция, Бельгия, Нидерландлар, Люксембург, Норвегия, Дания, Италия һәм Португалия керә. Хәзерге вакытта НАТОга 31 ил кергән.

 

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты
Фото: Михаил Захаров/архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев